15 яшьлек чистайлы автомобиль урлаган өчен тоткарланган
Яшүсмер машинаны рөхсәтсез алып киткән һәм юл-транспорт вакыйгасына эләккән
Чистайда хокук саклау органнары хезмәткәрләре автомобиль урлауда шикләнелгән 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Полициянең кизү частенә 34 яшьлек җирле кеше Skoda Octavia җиңел машинасының югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче сүзләренә караганда, ул транспорт чарасын төнгегә үз йорты янында калдырган, әмма иртән машина урынында булмаган.
Оператив-эзләү чаралары барышында тәртип сакчылары эзләнүче автомобильне күрше урамда тапканнар. Җиңел машина юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә механик зыян алган. Фаразланган җинаятьченең шәхесе гариза кергәннән соң икенче көнне үк ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре урлауга балигъ булмаган чистайлының катнашы булуын ачыклаганнар. Ул гаебен таныган. Машинаны урлау максатыннан түгел, ә йөреп карарга алып киткәнен аңлаткан, ләкин идарәне югалткан һәм авариягә юл куйган. Шуннан соң куркып, вакыйга урыныннан качкан.
Яшь хокук бозучыга карата автомобильне урлау (алып китү) максатыннан башка хокуксыз ия булу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Гамәлдәге законнар нигезендә, яше булуына карамастан, аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Хәзерге вакытта хокук саклаучылар булган хәлнең барлык шартларын ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев