Казанда 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россиянең атказанган тренеры, халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча VI бөтенроссия ярышлары узды
Аларда «Батыр» көрәш спорт мәктәбе – Чистай авыл хуҗалыгы техникумы укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Ярослав Кожевников 71 кг авырлык категориясендә – көмеш медаль, Мирослав Кулагин 48 кг авырлык категориясендә бронза медаль яуладылар.
Турнирны Хафиз Шәйхулла улының шәкертләре оештырган.
Призерларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз! Яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев