...
5 ноябрь кичендә һәм 6 ноябрьдә тәүлек дәвамында Татарстанда секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил фаразлана. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына иминлек чаралары турында искә төшерә.
«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәт телефоны 112», – диелә хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев