Җәмгыять

Казанда олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән педагогларны бүләкләячәкләр

Казан укытучылары 25 мең сумга кадәр түләү алачак

Казанда өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагоглары мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен 25 мең сумга кадәр бүләкләүләр алачак. Бу максатларга 12,91 млн сум юнәлдереләчәк. Шәһәр башкарма комитетының тиешле карары мэрия сайтында бастырылган.

 

Түләү күләме олимпиада дәрәҗәсенә һәм укучының нәтиҗәсенә бәйле булачак. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогларга һәр укучы өчен 25әр мең сум түләнәчәк.

 

7-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында, шулай ук Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче яки призерлар әзерләгән педагогларга 15әр мең сум каралган.

 

Сигезенче сыйныф укучылары өчен 24 фән, шулай ук Татарстан геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадаларында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән педагоглар 5әр мең сум алачак.

 

Шул ук вакытта республика олимпиадаларында яисә Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогларга түләү бер призлы урын өчен генә каралган.

 

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга мондый һәр укучы өчен түләү карала.

 

Бүләкне Казанның муниципаль мәктәпләре укытучылары һәм муниципаль өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук карарда санап үтелгән шәһәрнең башка мәгариф оешмалары хезмәткәрләре ала алачак. Аларның төп эш урыны шушы оешмаларның берсендә булырга тиеш.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев