Республикада автомобильләргә техник карау якынча 5,6-5,7 процентка кыйммәтрәк булачак
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2027 елга транспорт чараларын техник карау өчен чик бәяләр билгеләнгән.
Документтан күренгәнчә, техник карау өчен чыгымнарның иң чик күләме:
җиңел автомобильләр (М1) – 1 202 сум урынына 1 270 сум;
зур булмаган автобуслар (М2) – 2 058 сум урынына 2 173 сум;
зур автобуслар (М3) – 2 486 сум урынына 2 625 сум;
фургоннар (N1) – 1 315 сум урынына 1 389 сум;
йөк автомобильләре (N3) – 2 588 сум урынына 2 855 сум;
мототранспорт (L) – 422 сум урынына 446 сум.
Чыганак: НТР24
Нет комментариев