Муниципалитетта хәрәкәтнең тест режимында ачылуы көтелә, дип хәбәр иттеләр
Чистайда Мебель фабрикасы микрорайонын һәм Елгачылар поселогын тоташтыручы автомобиль күперен масштаблы үзгәртеп төзекләндерү дәвам итә. Күпер буенча җәяүлеләр хәрәкәте инде ачык: шәһәрлеләр тротуарлардан йөри ала. Шул ук вакытта күп кенә чистайлыларны күпер аша автомобильләргә кайчан йөрергә рөхсәт итәчәкләр дигән сорау борчый.
Хәрәкәтне эшләтеп җибәрүнең көтелгән вакыты турында муниципалитетта хәбәр иттеләр.
– Төзелеш эшләре планы объектны 2027 елда файдалануга тапшыруны күздә тота. Күперне үзгәртеп төзекләндерү буенча төп төзелеш эшләре төгәлләнгән инде. Күпер буенча тест режимында хәрәкәт ноябрь башында башланыр дип көтелә, – диелә муниципалитет хәбәрендә.
Моннан тыш, Мебель фабрикасы микрорайонын һәм Елгачылар поселогын тоташтыручы Мир урамындагы җәяүлеләр күперенә капиталь ремонт ясала.
Г. Гомәрова фотосы
Нет комментариев