Чистай районы фельдшер-акушерлык пунктларында җирле халык белән очрашулар булды
Медицина хезмәткәрләре авыл халкына куркынычлылык факторлары һәм төп органыбызны саклауның гади ысуллары турында сөйләделәр.
Шулай итеп, Татар Баганалысы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Денис Скороходов халык белән бик эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү мөһимлегенә басым ясады, төп куркыныч факторларны җентекләп санады һәм үз организмыңдагы сигналларга игътибарлы булырга өндәде.
Яуширмә авылының фельдшер-акушерлык пунктында шундый ук чараны Әлфия Мәхмүтова оештырды. Ул бирегә җыелучыларга авырулар үсешен туктатырга ярдәм итүче саклык чаралары турында сөйләде һәм сәламәтлегеңне һәрчак, аеруча өлкән яшьтә, контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады.
–Мондый очрашулар йөрәкнең эшчәнлеге турында файдалы мәгълүмат алырга һәм куркыныч симптомнарга вакытында игътибар итәргә кирәклеген аңларга ярдәм итә, – дип билгеләп үттеләр белгечләр. –Үзегезне саклагыз – сәламәтлек турында кайгырту үз организмыңа игътибардан башлана!
Медиклар йөрәк авырулары арту куркынычының төп факторлары булып югары кан басымы, югары холестерин, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану һәм аз хәрәкәтләнү икәнен искә төшерделәр. Үз вакытында диагностика үткәрү һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту куркыныч авыру арту ихтималын сизелерлек киметергә ярдәм итә.
Нет комментариев