Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шикәр, он һәм йомыркага ихтыяҗ зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, башка социаль әһәмиятле продуктлар белән тәэмин итү дә арттырылган. Мәсәлән, сыер ите – 17 процентка, казылык эшләнмәләре – 24 процентка, ат һәм сарык ите – 53 процентка, каты сырлар 22 процентка арткан.
Кәбестә, кишер, башка яшелчәләр, ярмалар, бал һәм сөт китерү күләмнәре арттырылган.
Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев