Ярышларда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 75 шахматчы катнашты
Минзәләдә тиз шахмат буенча «С.Өметбаев кубогы» XXI ачык турнир тәмамланды, ул Көньяк-Көнчыгыш һәвәскәрләр лигасының алтынчы этабы булды. Ярышларда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 75 шахматчы – 7 яшьтән 85 яшькә кадәрге уенчылар катнашты.
Көрәш тиз темпта тугыз тур дәвамында барды. Барлык партияләр йомгаклары буенча бронза медальгә Чистайның «Гимнаст» спорт мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин лаек булды.
Нет комментариев