Кыргый хайваннар белән килеп чыгучы юл-транспорт вакыйгаларының артуы турында искә төшерделәр
Җәмгыять

Кыргый хайваннар белән килеп чыгучы юл-транспорт вакыйгаларының артуы турында искә төшерделәр

Күптән түгел генә килеп чыккан автомобиль авариясендә безнең районнан ике кеше зыян күрде.

Көзен машина юлында пошилар йөрү ихтималы арта. ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре кисәтә: моның сәбәбе әлеге пошиларның куышу чоры. Әлеге чорда тармаклы мөгезле пошилар аварияле хәлләр чыгарып, юлларга йөгереп чыгалар.

 

Юл-транспорт вакыйгасында ике кеше зыян күргән

Шундый эре һәм авыр хайван белән бәрелешү бик куркыныч. Авария нәтиҗәләре хайванның үзенә дә, машинадагы кешеләргә дә бик җитди булырга мөмкин. Мәсәлән, күптән түгел генә күрше Спасс районында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгасы кебек. Авариядә ике кеше зыян күрде.

«Болгар яңалыклары» сайтында хәбәр ителгәнчә, Largus автомобиль хуҗасы Болгар ягына таба хәрәкәт иткән. Көтмәгәндә юлга поши йөгереп чыккан. Хайванга бәрелгәч, машина кюветка төшеп китә һәм җитди җимерелүләр ала, ике кеше зыян күрә.

Шуның белән бәйле рәвештә, ТРның Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты чираттагы тапкыр чистайлыларга юлларда бик тә сак булырга кирәклеге хакында искә төшерә.

 

Машина йөртүчеләргә нәрсәне белергә кирәк:

Тизлекне киметегез. «Сак булыгыз, кыргый хайваннар!» билгесе куелган җирдә тизлекне киметү мәҗбүри.

Эңгер-меңгер вакытларда уяу булыгыз. Аеруча таң вакытында һәм кояш баеганда уяулык күрсәтегез –нәкъ менә шушы вакытларда кыргый хайваннар аеруча актив була.

Хайванны куркытмагыз. Хайванга сигнал бирергә һәм кисәк кенә маневр ясарга кирәкми: куркып калган пошиның моңа реакциясе

нинди булуы билгесез, ул хәлне тагын да катлауландырырга гына мөмкин.

Исегездә тотыгыз, юлларда поши – бу каршылык кына түгел, ә зур куркыныч хәлләр китереп чыгручы чыганак. Үзегезне һәм якыннаргызны саклагыз!

Фото «Новости Болгара» сайтыннан


Нет комментариев