Җәмгыять

Татарстанда дарулар белән тәэмин итү буенча туры линия узачак

...

23 октябрьдә Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә социаль әһәмиятле авырулар һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар булган гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча туры линия узачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

 

Министрлык белгечләренә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 221-80-35 телефоны буенча сораулар бирергә һәм консультация алырга мөмкин булачак.

Чыганак: Вести Татарстан


Нет комментариев