Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган
Чистайда мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган: 41 яшьлек җирле кеше ялган инвестиция платформасы рекламасына ышанып, аферистларга 1 929 200 сум күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Август аенда ир-ат мессенджерда кызыктыргыч тәкъдим күргән һәм аның белән кызыксынган. «Сервис» вәкилләре шунда ук аның белән телефон аша элемтәгә кергәннәр һәм акчаларны ничек кертергә кирәклеген җентекләп аңлатканнар. Кушымтада теркәлгәч, шәһәр кешесе акча күчерә башлый.
Корбанның ышанычын ныгыту өчен, мошенниклар тикшерелгән алым кулланганнар: ике тапкыр зур булмаган суммалар – 4 500 һәм 4 700 сум акча чыгарырга мөмкинлек биргәннәр, аларны акча салудан «процентлар» итеп күрсәткәннәр. Картага реаль кертемнәрне күреп, ир-ат платформаның ышанычлылыгына тулысынча ышанган һәм акча күчерүен дәвам иткән.
Зыян күрүче инвестброкерлар белән түгел, ә аферистлар белән аралашуын тиз арада аңларга өлгермәгән – бу вакытка зыян якынча ике миллион сумга җиткән.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: башта аз гына акча чыгарырга мөмкинлек бирсәләр дә, аны билгесез платформаларга күчермәгез. Рәсми инвестиция компанияләре мессенджерлар аша ашыгыч күчерүләр таләп итми һәм куркынычсыз керем гарантияләми. Әгәр сез мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.
Нет комментариев