Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда «Чистай-информ» мәгълүмат үзәгенең эшчәнлеге, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять каралды
Яңа елдан татар телендәге газета аерым басма булып чыгудан туктаячак
«ТАТМЕДИА» АҖнең «Чистай-информ» филиалының агымдагы елдагы эше һәм 2027 елга төп бурычлары турында җитәкче – баш мөхәррир Наталья Данилова хәбәр итте.
Филиал «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») район газетасын һәм «Чистай-информ» сайтын берләштерә. Болар республиканың ике дәүләт телендә эшләүче районның бердәнбер рәсми массакүләм мәгълүмат чаралары.
Агымдагы елның узган чорында 12 полосалы газеталарның 40 саны чыгарылган, сайтның һәм социаль челтәрләрнең көндәлек аудиториясе – якынча 6000 кеше, яңалыклар даими рәвештә Яндексның иң укыла торган темаларына эләгә. Редакция социаль әһәмиятле темаларга, якташлар турында эксклюзив материалларга, контентның сыйфатына һәм уникальлегенә басым ясый. Киләсе елга төп бурыч – социаль челтәрләрдә булуны арттыру.
Наталья Николаевна хәбәр иткәнчә, яңа елдан «Татмедиа» җитәкчелеге карары белән «Чистай хәбәрләре» газетасы мөстәкыйль басма буларак чыгудан туктаячак һәм рус телендәге газетага кушымта буларак чыгачак. Бу шартларда редакция социаль челтәрләрдә татар телле аудиторияне үстерү буенча эшне көчәйтергә ниятли.
Филиал җитәкчесе шулай ук 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе баруын искәртте: почта аша язылу – 1224 сумга, альтернатив язылу 750 сумга төшәчәк. Газетаны шулай ук шәһәрнең кайбер кибетләрендә һәм редакциягә килеп сатып алырга мөмкин.
– Безнең максат – «Чистай-информ»ны район халкы өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы буларак, кәгазьдә дә, цифрлы мохиттә дә саклап калу, – дип йомгак ясады ул.
Соң өлгерә торган культураларны урып-җыю дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы вәзгыять турында хәбәр итте.
Кырларда соң өлгерә торган культураларны урып-җыю эшләре дәвам итә. Көнбагыш 7 070 га мәйданда җыеп алынган, бу планнан 64 процент тәшкил итә. Җитен җыю төгәлләнеп килә: культура планлаштырылган мәйданнарның 99 процентында җыелган, 9 мең тоннадан артык суктырылган, уңдырышлылык һәр гектардан 9 центнер тәшкил итә. Сояны урып-җыю дәвам итә, эшләрнең 86 проценты башкарылган.
Бәрәңге алуда 6 комбайн эшли, эшләр тәүлек буе оештырылган. Барлык мәйданның 78 проценты җыелган, уңыш яхшы.
Бер үк вакытта туфракны төп эшкәртү һәм силоска кукуруз уру эшләре алып барыла. Якындагы планнарда – көнбагыш һәм бөртеккә кукуруз уру.
Узган атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 436 тонна сөт җитештергәннәр, шуның 414 тоннасы сатылган. Сөтнең уртача бәясе бер килограмм өчен 33 сум тәшкил итә. Сатып алу бәяләренең артуы көтелә. Хисап чорында шулай ук 87 бозау туган.
5 машина йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган
Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә 10 җинаять теркәлгән, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, кеше үтерү, 2 мошенниклык, 6 урлашу очрагы.
Юлларда 11 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган, 2 кеше имгәнүләр алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 130 кешене җаваплылыкка тарткан, 5 машина йөртүче исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 166 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Район башлыгы кыш алдыннан территорияләрне җыештыруга җаваплы карарга чакырды
Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны җир һәм милек салымнарын вакытында түләргә өндәде, мондый түләүләр җирле бюджетны тотрыклы тутыру өчен, димәк, районның тотрыклы эшләве һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен мөһим, дип ассызыклады. Ул халыкны түләүне кичектермәскә чакырды.
Дмитрий Алексеевич шулай ук чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен үткәрергә һәм территорияләрдә кышка кадәр тәртип урнаштырырга кирәклеген искәртте. Ул беркетелгән участокларны җыештыруга җаваплы карарга өндәде. Вакытында санитар чистарту, кышкы чорда халыкның уңайлылыгы һәм иминлеге өчен мөһим, дип ассызыклады район башлыгы.
Нет комментариев