20 яшьлек чистайлы табылган картадан акчаны азык-төлек алуга һәм кафега тоткан
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә шәһәрдә яшәүче 39 яшьлек хатын-кыздан гариза керде. Әлеге хатын-кыз тәртип сагында торучыларга алдагы кичтә үзенең банк картасын тапмавы турында хәбәр итә. Озакламый аның мобиль телефонына картадагы акчасын тотулары турында СМС-хәбәрләр килә башлый.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, таныш булмаган кешенең җирле кибетләрдә әлеге картадан түләп азык-төлек алуы ачыклана. Китерелгән зыян суммасы 7 590 сум тәшкил итә.
Үткәрелгән оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүченең эзенә төшәләр.Ул 20 яшьлек чистайлы булып чыга.
Яшь кеше үз гаебен таныган. Ул полицейскийларга банк картасын урамда табуын әйтә. Әлеге картаны хуҗасына кайтарып бирергә тырышасы яисә аны банкка тапшырасы урынга ул контактсыз түләүдән файдалана. Табылган карта белән кибеттә азык-төлеккә түли, шулай ук дусларын кафеда сыйлый.
Әлеге фактка нигезләнеп, Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 3 өлеше («Банк счетыннан ясалган урлау») буенча җинаять эше ачты. Әлеге матддәнең санкциясе алты елга кадәр иректән мәхрүм итүне, шулай ук 80 мең сум күләмендә штраф салуны карый.
Хәзерге вакытта әлеге эш буенча кирәкле тикшерү эшләре үткәрелә.
Нет комментариев