...
Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында – декабрь башында гына формалашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Белгеч сүзләренә караганда, киләсе атнада көтелгән кар җирдә озак ятмаячак. Ял көннәрендә +7 градуска кадәр күтәрелгән һава температурасы һәм көчле яңгырлар аны эретәчәк.
«Якынча фаразлар буенча, кар тотрыклы рәвештә ноябрьнең соңгы биш көнендә яки декабрь башында гына ятачак», – дип билгеләп үткән Александр Шувалов.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев