Татарстан муниципалитетларына 22 берәмлек коммуналь техниканы тапшырдылар
Тантанада Россия төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителә торган барлык программалар – республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту ул.
Ирек Фәйзуллин үз чиратында техника, бигрәк тә тапшырылучы техника исемлегенә кергән мобиль котельныйлар белән сокланды. Ул искәрткәнчә, 15 ел элек мондый котельныйларны бик озак эзләргә туры килгән, чөнки алар булмаган диярлек.
Муниципалитетларга барлыгы 22 берәмлек техника тапшырылды. Алар исәбенә тракторлар һәм үзбушаткычлар, мобиль котельныйлар, КамАЗлар, Уазлар һәм башкалар кергән.
Чыганак: Татар информ
Нет комментариев