Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлегендә – яңа җитәкче
Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлегендә – яңа җитәкче

Подразделениене Шамил Хәсәнов җитәкләде

Татарстан Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Дамир Сатретдинов Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бүлекнең яңа начальнигы итеп полиция подполковнигы Шамил Хәсәнов билгеләнде. Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 14нче номерлы «Дәрвишләр» бүлеге башлыгы вазифасын башкарган.

 

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры яңа билгеләнгән җитәкчегә мөрәҗәгать итеп, аның бүлекчәнең оператив-хезмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча нәтиҗәлелеген күтәрү буенча яңа карарлар тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерде.

 

Киңәшмә азагында Дамир Сатретдинов алдынгы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырды.


Нет комментариев