Һава торышы

Татарстанда көчле җил көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә

Татарстанда 14 ноябрьдә иртән, көндез һәм кичен секундына 16-21 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

 

Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш итә.

 

«Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», – диелә хәбәрдә.


Нет комментариев