...
Татарстанда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында файдаланыла торган күп кенә социаль әһәмиятле хезмәтләр исемлегенә яңа мәктәпкә язылу һәм күчерү кертелде. Тиешле боерыкны Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ нигезендә, портал аша гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына керү турында гариза бирергә мөмкин булачак.
Хезмәтне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары күрсәтәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев