Җәмгыять

Законсыз алкогольне сату турында хәбәр өчен матди бүләкләячәкләр

Ялган исерткеч эчемлекләр сату – җәмгыятькә каршы җитди җинаять, шуңа күрә рәсми булмаган бизнеска тиешле кире кагуны бар дөнья белән бергә бирергә мөмкин.

Шуның өстенә, этил спирты, алкоголь һәм сос­тавында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу очрак­лары турында «Халык контроле» системасына дөрес  мәгълүмат биргән гражданнар матди бүләкләнәләр.
Җинаять  җаваплылыгына тарту белән расланган кагыйдә бозу очраклары өчен 3000 сум күләмендә премия бирелергә тиеш. Административ җаваплылыкка тарту белән расланган кагыйдә бозулар турындагы очраклар хакында мәгълүмат өчен 100 литрны тартып алганда - 2000 сум, 10нан 100 литрга кадәр спиртны, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне тартып алганда 1000 сум түләнә.
 Мәгълүматны урнаштыру өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлү мәҗбүри. Моннан соң «Халык контроле»нең бер бүлекчәсендә хокук бозулар турында фотография белән мәгълүмат бастырырга кирәк. Кагыйдә буларак, бу, дәгъва белдерүче фикеренчә, закон бозу очрагы күзәтелгән сәүдә объекты фотографиясе. Планнан тыш тикшерүләрдән соң, әгәр дә закон бозу расланса, хокук бозучылар җаваплылыкка тартылачак. Тиешле структуралар дәгъва белдерүче белән элемтәгә керәчәк һәм яшәү урынына якын булган Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына акча алу өчен мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәчәкләр.
 «Халык контроле»ндә хәбәрләшү катгый яшерен шартларда тормышка ашырыла.
 


чистай

Нет комментариев