Чистайда Татарстан профсоюзлары Федерациясе көне узды. Зур семинарда беренчел профсоюз оешмалары активистлары, предприятиеләр һәм учреждениеләр вәкилләре, юридик һәм кадрлар хезмәтләре белгечләре катнаштылар.
Киңәшмә ТР Профсоюзлары Федерациясе рәисе вазифаларын башкаручы Татьяна Васильева җитәкчелегендә үзды. Шулай ук семинарда «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай профсоюз оешмасының яңа җитәкчесе Вера Белова-Реутина һәм координация советы рәисе Наилә Нигъмәтуллина катнаштылар.
– Профсоюзның төп бурычы – хезмәткәрләрне саклау тармагында адреслы эш, шулай ук аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау. Һәм безнең оешмага керүче татарстанлылар санының елдан-ел артуы сөендерә. Бүгенге көндә республиканың 600 меңнән артыграк кешесе профсоюз әгъзасы булып тора, – дип билгеләп үтте Татьяна Васильева семинарны ачканда.
ТР Профсоюзлары Федерациясе рәисе вазифаларын башкаручы үз чыгышында оешманың эшчәнлеге, ирешелгән нәтиҗәләр, агымдагы һәм перспективалы бурычлар турында сөйләде. Татьяна Юрьевна төп басымны яшьләргә ясады.
– Яшь буын профсоюз хәрәкәтенә актив кушыла. Бүгенге көндә Татарстан буенча безнең оешмаларда 35 яшькә кадәрге 270 меңгә якын кеше исәпләнә. Аларны стимуллаштыру өчен без төрле конкурслар оештырабыз, һөнәри укыту үткәрәбез һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә, – дип ассызыклады Татьяна Васильева.
Семинар барышында анда катнашучылар «Белергә хокук» һәм «Җәмәгать контроле – имин хезмәт нигезе» дигән ике мәгълүмати видеоролик күрсәттеләр. Гомумән, профсоюз эшчәнлеген яктырту турында киңәшмәдә күп сөйләнелде. Татьяна Васильева сүзләренә караганда, мәгълүмат әгъзаларның санын арттырырга ярдәм итә. Татарстан профсоюз оешмасының бу юнәлештә дә эше көйләнгән: республика телевидениесендә сюжетлар күрсәтелә, басма матбугатта әлеге темага материаллар даими чыга, социаль челтәрләрдә рәсми сайт һәм битләр эшли, анда профсоюз оешмасының эшчәнлеге актив яктыртыла. Шулай ук семинарда хезмәтне саклау тармагында үткәрелә торган эш, производстводагы имгәнүләр һәм аларны киметү турында сөйләделәр. Киңәшмәдә катнашучыларга хезмәт законнарындагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирделәр, эшкә кабул итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Татарстан профсоюзлары Федерациясе көнен үткәрү кысаларында Чистай профсоюз оешмасының координация советы утырышы булып узды.
Нет комментариев