Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган исерткеч эчемлек турында хәбәр итеп, законлы рәвештә акча эшләргә мөмкин

Законлы булмаган алкогольне куллану бик куркыныч хәлләргә, еш кына кеше үлеменә китерә.

Мисалга 2017 елда ялган аракы белән 20 кеше агуланды, шуларның дүртесе, ни кызганыч, якты дөнья белән хушлашты.
Чистайда алкоголь һәм сос­тавында спирт булган продукцияне яшерен рәвештә сатуга каршы кискен көрәш алып барыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча дүрт мең литрдан артык «Ялган» аракы тартып алынган. Бу юнәлештә эшне Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль бүлеге белгечләре хокук саклау органнары белән бергә алып баралар.
Алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне сату өлкәсендәге законны бозучылар белән көрәшкә халык та кушылды. 2016 елдан Татарстанда исерткечләрне законсыз рәвештә җитештерүчеләр һәм сатучылар турында «Халык контроле» дәүләт системасына хәбәр итүчеләрне матди бүләкли башладылар. Бүләкләү бәясе төрлечә булырга мөмкин – бу ялган спирт күләменнән тора. Уяу гражданнар 3 мең сумга кадәр алырга мөмкин. Акча әлеге фактның дөреслеге расланганнан соң гына бирелә.
– Кызганычка каршы, чис­тайлылар бу юнәлештә актив түгелләр. Актив кешеләр күбрәк булсыннар иде, чөнки моңардан кешеләрнең, якыннарыгызның сәламәтлеге, хәтта гомере тора. «Халык контроле» белдерүен ресурстан башка файдаланучылар күрә алмаячак. Мөрәҗәгать авторы үзенең шәхси битендә аның шикаятенең ничек каралуын тикшереп торачак. Хәтта үзе теләмәсә, аңа алдагы суд утырышларында да катнашу кирәк булмаячак, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чис­тай территориаль бүлеге начальнигы Александр Саунин.
Законсыз алкоголь турында хәбәр итәргә авыр түгел. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында uslugi.tatarstan.ru. адресы буенча теркәлү мәҗбүри. Алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне сату өлкәсендә хокук бозулар турында хәбәреңне «Халык контроле»нең бер бүлегенә урнаштырырга гына кирәк. Фото булу мәҗбүри: мәсәлән, контрафакт сатылучы кибетнең рәсеме. Барлык мөрәҗәгатьләрне дә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре караячак. Анонимлык гарантияләнә.

Гүзәл Гомәрова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай