«Имин мини- фрирайд» – шундый исемдәге гадәти булмаган мавыктыргыч чара 20нче номерлы балалар бакчасында узды.
Әлеге чарага җирле ЮХИДИның пропаганда буенча инспекторы Владислав Воляковны һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге начальнигы Светлана Сидорованы чакырдылар.
– Фрирайд буенча ярышлар махсус трассада уза. Аның маршрутларын велосипедчылар үзләре билгели. Безнең очракта ата-аналар һәм балалар каршылыклар белән тулы, махсус әзерләнгән трассаны узарга тиеш иделәр, – дип билгеләп үтә Светлана Сидорова. – Бу - велосипедта бер кул белән генә идарә итү, тар юллардан бару, мәҗбүри тукталыш.
Шул ук вакытта балаларга һәм өлкәннәргә чынбарлыкка якын шартларда ориентлаша белүләрен күрсәтү таләп ителде. Катнашучыларның хәрәкәт итүләре белән көйләп торучылар һәм яшь җәяүле мәктәбендә тәрбияләнүчеләр идарә итте (әлеге балалар бакчасында андыйлар бар!)
– Велосипедчылар һәм мопед йөртүчеләр безнең урамнарыбызда күбәйгәннән- күбәя бара һәм гомуми транспорт ташкынына кушыла, – дип сөйли Владислав Воляков. – Йөртү таныклыгы кирәкмәгән күп кенә ике тәгәрмәчле транспорт хуҗалары юл кагыйдәләре турында бернәрсә дә белмиләр һәм юлларга бөтенләй әзерләнмәгән килеш чыгалар. Велосипедта исә аның өчен уңайлы булган урында гына йөрергә рөхсәт ителә.
Әмма, ни кызганыч, бездә андый мәйданчыклар бик аз, шуңа күрә автоинспекция хезмәткәрләре әти-әниләреннән балаларны велосипед белән йөрергә чыгарганда игътибарлы булырга һәм куркыныч нәрсәләрне алдан кисәтергә кирәклеген искәртә. Иң мөһиме, кече яшьтәге йөртүчеләрне караучысыз калдырмаска кирәк, чөнки аларның үз-үзләрен тотышлары да төрлечә булырга мөмкин.
Ә бүген һәр катнашучының йөртү осталыгын бәяли алдылар. Дөрес, биремнәрне үтәү кагыйдәсе төп күрсәткечләргә кермәде, шуңа күрә дә барысы да трассаны бик төгәл үтәргә тырыштылар. Афәрин!
Малайлар һәм кызлар аерым соклану кичерделәр, аларның күзләре шатлыктан балкып торды. Алар бар авырлыкларны җиңә бардылар, чөнки янәшәләрендә аларга теләсә кайсы секундта ярдәм итәргә әзер торган иң якын кешеләре барды. Ә өлкәннәр үз чиратларында ул – кызларына шәхси үрнәкләре белән юлларда үз-үзеңне тоту культурасының, ягъни бер-береңә хөрмәтнең нинди булырга кирәклеген күрсәттеләр!
– Балалар һәрвакытта да юлдагы вәзгыятьне дөрес бәяләргә, куркынычны аңлап бетерергә сәләтле түгелләр, – ди Светлана Сидорова. – Юл йөрү кагыйдәләре буенча ата- аналар катнашы белән үткәрелгән профилактик чаралар зур тәрбияви мәгънәгә ия. Нәкъ менә әти-әниләр үз вакытында балаларын юл вәзгыятендә ориентлашырга, урамда сакчыл һәм игътибарлы булырга өйрәтергә тиеш!
Балалар бакчасы тәрбиячеләренең һәм әти-әниләренең системалы эше малайларга һәм кызларга юлларда ышанычлы булырга ярдәм итә. Әлеге мәктәпкәчә уку йортында юлларда йөрү иминлегенә даими игътибар бирелә. Әлеге кызыклы чара шуңа яңа дәлил булып тора.
Дөрестән дә, әлеге чара бик яхшы килеп чыкты, балаларның шатлыгына чик-чама булмады. Бүләккә һәр гаилә юл йөрү кагыйдәләре буенча китап алды, кечкенәләргә яктылыкны кире кайтаручы билгеләр тапшырдылар.
Велосипедта йөргәндә аның шулай ук транспорт чарасы булуын истә тотарга кирәк. Димәк, үз-үзеңне бәладән саклау өчен шулай ук барлык таләпләрне үтәү сорала.
Сүз уңаеннан
Фрирайд - катлаулы, кайчакта ясалма корылган трасса буйлап төрле каршылыкларны җиңеп велосипедта йөрү ул.
Нет комментариев