МАХ мессенджеры аша больничныйны ничек ябарга, бух акта «Татар-информ»га биргән интервьюда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев сөйләде.
2025 елның декабрендә «Макс»та «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» боты булдырылды. Аны мессенджерда исемен язып табарга мөмкин.
Монда шулай ук «Дәүләт хезмәтләре»ндәге кебек табибка язылырга мөмкин, дип аңлатты ул.
«Ул тиз эшли. Мин хәтта «Макс»тагы ботлар порталның үзенә караганда тизрәк эшли дип әйтер идем. Шулай ук бот аша больничныйны ябарга мөмкин. Бу болай эшләнә: табиб пациентны онлайн-кабул итүгә язып куя. Мессенджерда пациентка сылтама килә, аның аша узгач ул видеоэлемтәгә тоташа һәм больничный ябарга мөмкин булган консультация ала. Әгәр пациентның сәламәтлеге яхшырган булса һәм шикаятьләре калмаса, табиб больничныйны ябу турында карар кабул итә ала. Әгәр авыру билгеләре сакланса яки анализ нәтиҗәләре борчу тудырса, пациентны табибка шәхсән килергә чакыралар. Бу очракта больничный озайтылырга мөмкин», – дип өстәде Марат Нурмиев.
MAX аша үткәрелгән онлайн-кабул итүләр ярдәмендә ай саен якынча 10 мең больничный ябыла.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев