Чараны оештыручылар – музей-тыюлык һәм үзәк китапханә
Моннан биш ел элек Ватаныбыз мәдәнияте, рус әдәбияты, илебезнең бердәм рухи һәм әдәби киңлеген саклавы өчен Чистай шәһәренә рәсми рәвештә «Россиянең әдәби шәһәре» статусы бирелгән иде. Бу Россия Язучылар берлеге секретариатының 2021 елның 16 декабрендәге карары белән раслана.
Фестивальнең беренче көне
Әлеге дата хөрмәтенә шәһәрдә «Чистое слово – саф сүз» фестивален үткәрделәр. Аны Чистай дәүләт музей-тыюлыгы һәм үзәк китапханә оештырды. Чараны тантаналы ачу музей-күргәзмә комплексында булды. Аңа шәһәребездә эшләп килүче «Энҗеләр» һәм «Ступени» әдәби берләшмәләре, мактаулы кунаклар һәм китап яратучылар җыелды. Программаны музей-тыюлык киңлекләрендә музейлар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре – Любовь Демченко, Татьяна Хаипова һәм Леонид Баширов, ә үзәк китапханәдә директор Ирина Герасимова, шулай ук әдәби берләшмә җитәкчеләре Елена Быкова һәм Рузалия Шәйхетдинова үткәрделәр.
Музей-комплекста фестивальне ачуда сәламләү сүзе белән Чистай музей-тыюлыгының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Сергей Рубцов чыгыш ясады Ул фестиваль кунакларына киләчәккә планнар турында сөйләде.
Ирина Герасимова Чистай тормышында үзәк китапханәнең ролен билгеләп үтте:
–Мин Чистайның бүгенге тормышында күпләрнең, шулай ук безнең китапханәнең дә өлеше зур дип уйлыйм. Ул озак еллар буена җаваплы миссияне алып бара – Ватаныбыз мәдәниятенә хезмәт итә. Анда узган еллардан бай китап фонды сакланган – китапханәнең үзенчәлеге дә әнә шунда. Безнең китапханәнең төп горурлыгы – аның хезмәткәрләре, даими укучылар һәм иҗади шәхесләр.
«Ступени» әдәби берләшмәсенең эшчәнлеге турында аның рәисе Елена Быкова сөйләде. «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рузалия Шәйхетдинова да чыгыш ясады. Любовь Демченко музей-тыюлык һәм үзәк итапханәнең уртак күргәзмәсендә тәкъдим ителгән узган гасырның җирле язучылары портретларын һәм нәшер ителгән басмаларын тәкъдим итте. Фестивальнең беренче көнендә катнашучылар Борис Пастернак эзләре буйлап йөрделәр, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Экскурсия аудио спектакль форматында узды.
Соңрак музей-күргәзмә комплексында «Чистайда язылган...» исемле концерт булды. Анда тормышы һәм иҗат юлы Чистай белән бәйләнгән совет һәм бүгенге заман язучыларының әсәрләре яңгырады.
Фестивальдә Г.И. Усманов искемендәге авыл хуҗалыгы техникумы һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студентлары катнашты. Әлеге уку йортларында «Чистай – әдәби шәһәр» әдәби квизының сайлап алу туры оештырылды.
Фестивальнең икенче көне
«Чистое слово – саф сүз» фестиваленең икенче көне дә бай һәм нәтиҗәле булды. Иртән үк әдәби берләшмә әгъзалары үзәк китапханәгә җыелды. Укулар башланганчы Чистай музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева аларга үгет- нәсыйхәтен юллады.
Үз җыентыкларыннан шигырьләр укырга теләүчеләр күп булуга карамастан, барысын тыңларга вакыт та җитте. Берләшмә әгъзалары һәм кунаклар «Чистопольские страницы. Литературный город» дип исемләнгән документаль фильм да карадылар.
«Укытучылар йорты»нда чаралар
«Укытучы йорты» мемориаль музеенда әдәби викторинада җиңүчеләрне билгеләделәр. Җиңүчеләр булып Казан иннвацион университеты студентлары табылды.
Фестиваль кысаларында Наил Вәлиевнең «Михаил Исаковский. Встают над Камой радуги» исемле яңа басмасы тәкъдир ителде. Автор китапның идеясе, язылу тарихы турында сөйләде, музей-тыюлыкка дөнья күргән китапның караламасын бүләк итте. Наил Мансур улы киләчәктә олы хөрмәткә лаек булган Чистай язучысы Михаил Скороходов турында китап язуны планлаштыра.
«Укытучы йорты» мемориаль музееның өлкән фәнни хезмәткәре Леонид Баширов Михаил Исаковскийның Чистайда язган фельетоннарын укыды. Лилия Вәлиева гитарада «Огонек» һәм «Катюша» җырларын башкарды.
Фестиваль азагында оештыручылар барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.
–Бу көннәрдә күңелләрдә кабынган иҗат дәрте әле безне озак җылытып торыр дип ышанам. Ә Чистай шәһәре һәм Чистай дәүләт тарихи- архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы яңадан бирегә килергә теләүчеләр өчен илһам чыганагы, ачышлар, нәфис сүз һәм матурлык дөньясы булып калачак, – дип фестивальне тәмамлады Светлана Скучаева. – Фестиваль яшәсен, үссен һәм тагын да күбрәк дуслар җыйсын. Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт. Сезне яңадан күрүебезгә шат булачакбыз!
Ике атналык программа элек тормышка ашмаган планнарны һәм идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, шулай ук язучыларны яңа әсәрләр язарга рухландырды.
Фото: Илья Сологуб
Нет комментариев