Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Президенты контролендә

Республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары белән традицион видеоконференция шимбә көнне узды, аны ТР Президенты Р.Миңнеханов алып барды. Анда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау, фельшер-акушерлык пунктлары төзү, асылмалы элемтә линияләрен җир астына күчерү, "Халык контроле" һәм ведомствоара үзара бәйләнеш электрон системаларының эше мәсьәләләре каралды.

Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт ясау программасы буенча 849 обьект үтә, 215 йортта яңарту эшләре төгәлләнгән, әмма Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан аларның 28е генә кабул ителгән. Сыйфат, эксплуатация, башкарылган документация һәм чагыштыру актлары буенча кимчелекләр бар. Программа 2,5 миллиард сумлык финансланган, 2 миллиард сум подрядчикларга күчерелгән. Чистай муниципаль районы буенча 90 миллион сумнан 72 миллионы тотылган, бу 80 процент тәшкил итә. Республикада капремонт барышында 4 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Республикада мәгариф обьектларын капиталь ремонтлау буенча масштаблы эш башкарыла - 166 гомуми белем бирү һәм 5 коррекцион мәктәп яңартыла. Мәктәпләрне яңарту барышында 655 кагыйдә бозу теркәлгән. Республикада ике контурлы казаннар кую буенча эш ярыйсы гына бара. Ел башыннан 3,5 мең казан куелган. Бу эшне сентябрьдә тәмамларга җыеналар.
"Чиста су" республика программасы буенча планлаштырылган 300 километр суүткәргечнең 100 километры төзелгән инде, дистәчә скважина борауланган. Фельдшер-акушерлык пунктларын монтажлау буенча эш башкарыла. Республикада быел барлыгы 45 фельдшер-акушерлык пункты монтажлау планлаштырылган, 5 монтажланган инде.ТР Президенты ФАПлар газ белән тәэмин ителгән булырга тиешләр дип кисәтте һәм хәзер аларга нигез салу эшен актив алып барырга кирәк. Республика үзенең бурычлары буенча ФАПлар өчен модульләр тәкъдим итә, ә муниципаль берәмлекләр инфраструктура - газ, электр энергиясе, су һәм канализация белән тәэмин итә.
Республикада менә икенче ел инде 9 шәһәрдә, шул исәптән Чистайда, асылма элемтә линияләрен җир астына күчерү программасы тормышка ашырыла. Программаның максаты - асылма линияләр шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозмасын. Җир астына 450 километр үткәргечләр һәм кабельләр күчерелгән инде, быел 130 километр. Кайбер шәһәрләрдә, шул исәптән Чистайда, бу юнәлештә эш акрын бара. Апрельдән ТР Президенты Р.Миңнеханов инициативасы буенча, "Халык контроле" программасы эшли башлады, аның ярдәме белән татарстанлылар үзләренең шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен махсус порталда калдыра алалар. 1,5 меңнән артык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр керде. Гражданнарның төп мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды, алар 27 категориягә бүленгән. Бу исемлектә Чистай муниципаль районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре дә бар. Сайтта алар тарафыннан унбер гариза калдырылган, ә икесе генә эшләнгән. Гаризалар ун көн эчендә каралырга тиеш. Ә менә ведомствоара электрон үзара бәйләнеш системасы буенча документлар тәкьдим итү биш көн эчендә башкарылырга тиеш. Федераль закон буенча бу система 1 июльдән эшли башлады. Аның кысаларында 1400 кулланучы барлыкка килде, бер атна эчендә 2 меңгә якын белешмә соратып алынган, сүз уңаенда, күбесе Росреестрга. Шулай ук федераль, республика, муниципаль органнарга тестлы сорап алулар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев