Чистайлы Марат Зартдинов «Ел әтисе – 2026» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды
Җәмгыять

Чистайлы Марат Зартдинов «Ел әтисе – 2026» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

Ул «Минем әтием – герой» номинациясендә җиңү яулады

«Ел әтисе – 2026» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Чистай кешесе Марат Зартдинов та бар. Ул «Минем әтием – герой» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

 

Марат Зартдинов – махсус хәрби операция ветераны, Батырлык Ордены кавалеры, Чистай шәһәр советы депутаты.

Каты яралардан соң ул  өенә кайта, бар ихтыяр көчен туплап, алга атлавын дәвам итә һәм үзен яшь буын белән эшләүгә багышлый.

Хәзер ул  мәктәпләрдә Батырлык дәресләре үткәрә, укучыларга Ватан алдындагы бурыч, ныклык һәм җаваплылык турында сөйли.


Нет комментариев