Истәлекле стенд Елгачылар скверында урнаштырылган
Елгачылар скверында «Татария» теплоходы истәлегенә мемориаль такта һәм стенд ачтылар.
Әлеге теплоход 1942 елның августында дошман авиациясе уты астында минага эләгеп шартлый һәм Идел елгасында бата.
Объектлар «Елгачылар поселогы» территориаль җәмәгать советының «2025 елның иң яхшы территориаль җәмәгать советы» конкурсында откан грант акчасына куелды.
Нет комментариев