Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Терлекчеләрне гаделсез штрафлардан коткару өчен

1 марттан Россиядә терлекчелекнең өстәмә продуктлары турындагы закон үз көченә керде.

Аларга тирес, кош тизәге һәм агынты сулар, авыл хуҗалыгы хайваннарын асраудан барлыкка килгән аслык керә.

Закон нигезендә терлек асраучы тарафыннан кабул ителгән карар турында хәбәр итү тәртибе кертелә. Әгәр хуҗа терлек асрау нәтиҗәсендә барлыкка килгән матдәләрне терлекчелекнең өстәмә продуктлары дип танырга тели икән, ул җитештерү мәйданчыгы урнашкан урын буенча Россельхознадзорның территориаль идарәсенә хәбәр итәргә тиеш.

– Ел саен, киләсе елның 1 гыйнварына кадәр, хәбәр итәргә кирәк булачак, – дип аңлата Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Радик Вафин. – Шулай итеп, 2024 елга 2023 елның 31 декабренә кадәр хәбәр бирергә кирәк була. Ә агымдагы елга белдерү кәгазен 2023 елның 1 маена кадәр тапшырырга кирәк, чөнки бу ел яңа законны гамәлгә ашыруда күчеш елы булып тора.

Шунысын да өстәп узыйк, терлекчелекнең өстәмә продуктлары белән эш итүгә карата таләпләр һәм кагыйдә бозулар исемлеге закон актлары белән расланган.

Мәсәлән, шундый бозуларның берсе – терлекчелекнең өстәмә продуктларын эшкәртелмәгән рәвештә туфракка кертү. Әгәр алар эшкәртелсә һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 31 октябрендә кабул ителгән 1940нчы номерлы карарында билгеләнгән нормативларга туры килсә, бу очракта туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен басуларга кертелә алалар.

Тагын бер яңалык: 1 марттан 2022 елның 28 июнендә кабул ителгән 22нче номерлы федераль закон гамәлгә керде. Аның нигезендә хайваннар арасында аеруча куркыныч авырулар чыганакларын бетергәндә терлекләрне яки терлекчелек продукциясен тартып алган өчен компенсация сизелерлек кимергә яки бөтенләй түләнмәскә мөмкин.

– Кагыйдә бозулар арасында – дәүләт ветеринария хезмәтенә терлекләрнең авыруы һәм үлүе турында хәбәр итмәү, авыл хуҗалыгы предприятиесендә персоналны санитар эшкәртү зонасы булмау. Бу көтүлекләрдә иткә мөгезле эре терлек үстерүчеләргә кагылмый, – дип сүзен дәвам итте Радик Вафин. – Башка кагыйдә бозуларга авыл хуҗалыгы предприятиеләрен койма белән уратып алмау, ветеринария кагыйдәләрен бозып, биокалдыкларны утильләштерү, керү урынында транспортны дезинфекцияләмәү, дуң­гыз­чылык комплексы территория­сенә азык-төлек продуктлары кертелсә, авыру хайваннар ташылган транспорттан файдалану керә.

Терлекчеләрдән таләп ителгән иң мөһим нәрсә – Россельхознадзорга вакытында хәбәр итү, бу гаделсез штрафлардан котылырга ярдәм итәчәк.

Экспертлар фикеренчә, яңа кагыйдәләр терлекчеләрне ветеринария законнарын үтәүгә җаваплырак карарга этәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев