2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр татарстанлылар нибары өч эш көне – 2, 3 һәм 5 ноябрьдә эшләячәкләр, өстәвенә аларның икесе кыскартылган булачак
Сишәмбе, 3 ноябрьдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Бу 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтүгә бәйле.
5 ноябрьдә татарстанлыларны тагын бер кыскартылган эш көне көтә. Ул ел саен 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көненнән алда килә.
Шуннан соң республика халкы тагын ике көн рәттән: 7 һәм 8 ноябрьдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, ял итә алачак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев