Чистай районы башкарма комитеты яңартылган бинага күченде
Җәмгыять

Чистай районы башкарма комитеты яңартылган бинага күченде

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты һәм Советы капиталь ремонт тәмамланганнан соң элеккеге адресы буенча эшне яңадан башлап җибәрде

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты һәм Советы халыкка муниципаль хакимият органнары урнашкан бинага капиталь ремонт тәмамлану турында хәбәр итә.

 

Ремонт эшләре тәмамлану сәбәпле, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты һәм Советы элеккеге адресы: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129нчы йорт буенча эшчәнлеген башлап җибәрде.

 

Гражданнарның игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтәбез:

 

– бүлекләрнең һәм җитәкчелекнең кабул итү бүлмәләренең телефон номерлары үзгәрешсез калды;

- гражданнарны кабул итү графигы элеккеге режимда саклана.


Нет комментариев