Росреестр хәбәр итә
2022 елдан башлап Киңлек белешмәләренең милли системасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры белешмәләрендә 77 870 реестр хатасы төзәтелгән, шуларның 3270е быел. 2026 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Идел буе федераль округы буенча «Роскадастр» ачык-хокукый компания белән берлектә тагын 1 меңнән артык реестр хатасын төзәтергә планлаштыра.
Әлеге эш Росреестр тарафыннан РФ Президентының ил территорияләрен капиталлаштыруны арттыру буенча Пр-2120нче номерлы күрсәтмәсен үтәү кысаларында башкарыла. Росреестр әлеге эшчәнлекне координацияли. 2030 елга ил территориясенең гомуми кадастр бәясен 1 квадриллион сумга кадәр күтәрергә һәм 500 мең га күләмендә җир банкы формалаштырырга кирәк.
Реестр хаталарын ачыклау хокукларны теркәү органы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә дә, хокук иясе гаризасы буенча да – төзәтү хокукның барлыкка килүенә, туктатылуына яисә объектка күчүенә китермәсә, милекче мөрәҗәгате нигезендә гамәлгә ашырыла. Ведомство күчемсез милек объектлары чикләренең характерлы нокталарын билгеләү өчен Идел буе федераль округы буенча «Роскадастр» ачык-хокукый компаниягә хат-йөкләмә җибәрә. Реестр хатасын төзәтү кирәклеге турында карар һәм реестр хатасын төзәтү турында хәбәрнамә милекчеләргә цифрлы форматта электрон почта аша җибәрелә. Милекчеләрне карар белән таныштыруга, шулай ук Бердәм күчемсез милек реестрына үзгәрешләр кертүгә законда билгеләнгән срок бирелә, шул ук вакытта әлеге процедура өчен дәүләт пошлинасы алынмый.
«Белешмәләрне актуальләштерү буенча эш даими режимда алып барыла. Бердәм күчемсез милек реестрындагы белешмәләрнең төгәллеге – гражданнар хокукларын яклау гарантиясе һәм территорияләрне үстерү нигезе. Реестр хатасы килешүләр вакытында куркыныч тудыра, кадастр бәясен исәпләүне һәм салым күләмен боза. Безнең бурыч – күршеләр арасындагы бәхәсләрне булдырмау һәм Татарстанда күчемсез милек турындагы мәгълүматларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен реестрны мөмкин кадәр «чиста» итү. Моннан тыш, реестр хаталарын төзәтү республика территориясен капиталлаштыруны арттыру буенча комплекслы эшнең бер өлеше булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.
Белешмә.
Реестр хатасы – кадастр эшләрен башкарган зат җибәргән хата нәтиҗәсендә межалау планында, техник планда, территориянең карта-планында яки тикшерү актында барлыкка килгән һәм Бердәм күчемсез милек реестрында кабатланган хата. Ул еш кына җир участогы яки капиталь төзелеш объекты чикләренең урнашу урынын дөрес тасвирламауда чагыла, бу исә чиктәш участокларның чикләренең кисешүенә, аларның бер-берсенә салынуына яисә бинаның контурын дөрес чагылдырмауга китерә.
Матбугат хезмәте
Нет комментариев