Утырышның көн тәртибе дүрт пункттан торды
Чистай муниципаль районы Советының чираттагы утырышын район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үткәрде. Утырышның көн тәртибе дүрт пункттан торды. Беренче мәсьәлә 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылды. Бу темага докладны Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина тәкъдим итте.
Бюджетның керем һәм чыгым өлешен Татарстан бюджетыннан кергән бюджетара трансфертлар суммасына арттыру тәкъдим ителде. Алар арасында – гражданнарның үзара салым акчаларын уртак финанслауга трансфертлар, авыл җирлекләренә һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләргә грантлар, «Иң төзек торак пункт» конкурсында җиңүче буларак Чистай шәһәренә грант һәм башка керемнәр бар.
Шулай ук карар проекты тарафыннан бюджет чыгымнарын ел башына калган 7 миллион сумнан артык күләмдә үз акчаларыбыз исәбенә арттыру тәкъдим ителә.
– Барлык тәкъдим ителгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә район бюджетының керемнәр буенча гомуми суммасы 3 миллиард 277 миллион сум, чыгымнар буенча сумма 3 миллиард 380 миллион сум тәшкил итәчәк, дефицит – 103,3 миллион сум, ул 2026 ел башына бюджетта калган акча белән капланачак, – дип сөйләде Жанна Федичкина.
Икенче пункт буенча район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы карар проектын депутатлар каравына район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов тәкъдим итте.
Утырышта депутатлар шулай ук Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакованы да тыңладылар. Ул район Советының 2026 елга муниципаль район милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразланган планы турындагы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында сөйләде.
Депутатлар район Советының депутат комиссияләре төзү турындагы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен дә карадылар. Бу пункт буенча район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, кадрлардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә сәнәгать, эшмәкәрлек һәм кече бизнесны үстерү, шулай ук социаль-мәдәни мәсьәләләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм яшьләр эшләре мәсьәләләре буенча ике депутат комиссиясе составына үзгәрешләр кертергә кирәк.
Барлык пунктлар буенча депутатлар бертавыштан раслау карарлары кабул иттеләр.
Нет комментариев