Татарстанда урман утыртмаларын сату-алу килешүләре буенча ташламалар кертергә телиләр
Татарстанда үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу турында килешүләр төзегәндә аерым категория гражданнарга ташламалар кертергә планлаштыралар.
«ТРда урманнардан файдалану турында»гы законга үзгәрешләр кертелә торган закон проектын ТР Хөкүмәте республика Дәүләт Советына кертте. Документ башлангыч карау стадиясендә тора.
«Үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу килешүләре буенча гражданнар өчен түләү ставкаларына карата 0,5 киметү коэффициенты билгеләү күздә тотыла», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Аерым алганда, киметүче коэффициентны Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарның тормыш иптәшләренә, шулай ук янгын яки табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләр аркасында торакларыннан мәхрүм калган гражданнарга билгеләргә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, ташламага күп балалы гаиләләр дә ия була ала – өлкән балага 18 яшь тулганчы, яки ул көндезге уку формасында белем алган очракта 23 яшькә кадәр, яисә балачактан инвалид булган өлкән балага 23 яшь тулганчы.
Әмма киметүче коэффициент бер үк вакытта берничә категориягә керсә дә, бер нигез буенча кулланылачак.
Әгәр торак йорт яки җир участогының берничә хуҗасы булса һәм аларның һәрберсе ташлама хокукына ия булса, киметүче ставка аларның һәрберсенә карата кулланылачак.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев