Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бер атна эчендә 68 кискен химик агулану очрагы теркәлгән

...

Татарстанда 29 июньнән 5 июльгә кадәр 68 кискен химик агулану очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Роспотребнадзорының токсикологик мониторингы кысаларында хәбәр иттеләр.

Зыян күрүчеләрнең күбесе – ир-атлар. Агуланучылар арасында балалар һәм яшүсмерләр дә булган. 17 процент очракта балалар, өлкәннәр карамавы сәбәпле, куркыныч матдәләрне очраклы кабул итү аркасында агуланган.

Моннан тыш, бер атна эчендә республикада алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның сигез очрагы теркәлгән. Шулай ук агулануларның сәбәпләре арасында агулы елан тешләүләре дә булган.

Искәртәбез, Татарстанда талпан инфекцияләре сезоны башланганнан бирле талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап 5 427 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 1 185 бала.

Чыганак: Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев