Җәмгыять

Татарстанда 2026 елда 3 млн кв. метрдан артык торакны файдалануга тапшырырга планлаштыралар

2026 елда Татарстанда 3 млн 175 мең квадрат метрдан артык торак төзергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Хөкүмәтенең рәсми порталы җиткерә

План торак төзелешенең дүрт программасы буенча бүленгән. Якынча ике млн квадрат метр индивидуаль торак төзелешенә туры киләчәк, миллионнан бераз артыграк – инвестиция проектлары буенча күпфатирлы йортларга һәм 150 мең квадрат метр чамасы – социаль ипотека программасы буенча. Быел республиканың 29 районында барлыгы 107 йорт төзеләчәк.

 

Торакны ятим балалар, күп балалы һәм яшь гаиләләр, шулай ук күчеп килүчеләрне һәм Чернобыльдән зыян күрүчеләрне дә кертеп, гражданнарның аерым категорияләре алачак. Ятим балалар өчен төзелә торган 57 күпфатирлы йортта 641 торак урын каралган, хәзерге вакытта эшләрнең өчтән бер өлеше башкарылган.

 

Капиталь ремонт программасы кысаларында 2026 елда 706 күп фатирлы йорт яңартылачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев