Татарстан хаҗилары Гарәфәгә килде
Бүген алар көне буе гыйбадәттә булачак.
Төнлә Татарстан хаҗилары Гарәфәгә килделәр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иртәнге намазны алар биредә укыган. Хаҗилар бүген көне буе гыйбадәттә булачак.

-
Бүген 20 август - Гарәфә көне. Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә.
"Мосафирлар бер төнне Мина үзәнлегендә кунды. Анда аларны ком бураны каршы алды. Караңгы болыт килеп гарасат чыкты. Чатырларны җил селкетте. Ястү намазы вакытында Татарстанлылар давыл тынуны сорап дога кылды. Алланың рәхмәте, күп тә үтмәде күк йөзе чистарды һәм тып-тын һава торышы урнашты", диелгән әлеге хәбәрдә.

20 август 2018, 11:26 , Фото: dumrt.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/20/170012/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев