Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты 2025 елда меңгә якын карар кабул иткән
2025 елда Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты 995 карар кабул итте. Ел дәвамында икътисадның төрле өлкәләрендәге тарифлар турында 73 утырыш узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте
Карарлар тугыз юнәлешкә: электр энергетикасы, газ, җылылык белән тәэмин итү, технологик тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, җитештерү өлкәсе булмаган тармакка, транспорт һәм социаль тармакка кагылган.
«2025 елда Тарифлар буенча дәүләт комитетының актив эше республикада коммуналь инфраструктураны һәм җайга салуның башка өлкәләрен баланслы үстерүгә юнәлдерелде. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү һәм җайга салына торган оешмаларның җиһазларын яңарту өчен шартлар тудырганда, халыкка хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде», – дип билгеләп үтте комитет рәисе Ренат Гайнетдинов.
Комитетта 2026 елда халык мәнфәгатьләрен күзәтүне һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуны дәвам итәчәкләрен ышандырдылар.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев