Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танылган якташлар белән очрашу кичәсе

«Чистай» мәдәни үзәгендә Чистай районыннан чыккан, хәзерге вакытта Казанда яшәүче танылган кешеләр белән очрашу булып узды. Аны «Гаяз Исхакый исемендәге Чистай якташлыгы» Казан иҗтимагый оешмасы оештырды.

Иҗат кичәсе яраткан шәһәребезнең барлыкка килүенә 235 ел тулуга багышланды. Биредә танылган табиблар, язучылар, юристлар һәм тырыш хезмәтләре белән Чистай җирен данлаган башка танылган кешеләр туып-үскән.
Күпсанлы кунакларны очрашуны алып баручы - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, юридик фәннәр кандидаты, «Татарстан - яңа гасыр» респуб­лика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова тәкъдим итте. Актлар залында бу кичтә РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы Мәгъсүм Исмәгыйлев, ТР, РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Илдус Тарханов, ТРның атказанган юристы, педагогия фәннәре кандидаты, милиция полковнигы Җәмил Яһүдин, танылган шагыйрә, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Флера Тарханова, Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультеты деканы, гомуми хирургия кафедрасы профессоры Иван Клюшкин һәм Татарстанда, Россиядә танылган башка кешеләр бар иде.
Бирегә җыел­ган­нарны Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән беренчеләрдән булып Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.
Истәлекле дата, шәһәр юбилее белән кичә кунакларын шулай ук Алсу Тарханова тәбрикләде. Ул шәһәрнең елдан-ел матурая баруын, яңа объектлар һәм һәйкәлләр, ә хәзер тагын гүзәл яр буе барлыкка килүен билгеләп үтте.
- Кеше дөньяга килгән һәм үскән урын гаять мөһим, шәһәрдә тышкы үзгәрешләр барлыкка килсә дә, аның сәүдәгәрләр рухы һәм табигый матурлыгы сакланган, - дип билгеләп үтте Алсу Габдрахман кызы.
Очрашу кичәсендә Татарстан Респуб­ликасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре Алсу Әбелханова, Базарбай Бикчәнтәев, Резеда Галимова, Зөфәр Сафин, Сөмбел Ситдыйкова, Фердинанд Фәтхи һәм Румия Фәтхетдинова катнаштылар, алар көчле һәм моңлы тавышлары белән барысын да таң калдырдылар. «Казан» бию ансамбле барысы өчен дә менә дигән номерлар бүләк итте. Шулай ук кичә кунаклары өчен шәһәр юбилеена шагыйрә, «Признания, посвященные г. Чисополю» дигән җыентык авторы Лариса Кулибина тарафыннан махсус язылган Чистай турында җыр яңгырады.
Бу кичәдә республиканы үстерүгә саллы өлеш керткән, үз туган шәһәрләрен данлаган һәм әлеге тантаналы чарада катнашкан танылган кешеләрне хөрмәтләделәр. Сәх­нәгә түгәрәк өстәл куелган һәм аның тирәле урындыклар тезелгән, концерт номерлары арасында Чистайда туып-үскән танылган кешеләр әңгәмә кордылар, тормышта үзләре белән булган хәлләрне сөйләделәр.
Шулай, танылган хирург, «Чистай тамырлары» якташлыгы рәисе Иван Клюшкин бер көндә 11 операция ясарга туры килгән көн турында искә төшерде.
- Чистай медицинасы, аның барлыкка килүе турында сөйләгәндә аның хезмәт сөючән, тырыш табиблары турында да әйтергә кирәк, хәер, теләсә нинди һөнәрдә дә мәрхәмәтлелек һәм намуслык сакларга кирәк, - дип билгеләп үтте ул.
Сәхнәдә Иван Владимировичны чәчәк бәйләме белән каршы алдылар, кабат йөрү мөмкинлеге бүләк иткәне өчен рәхмәт сүзләрен аңа пациент Алия Сабирова җиткерде.
Шунысы сөендерә, бу кичтә залда яшь кешеләр бик күп булды. Шулай, Г.И. Усманов исемендәге Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумының икенче курс студенты Данииил Алексеев чара турында курсташларыннан белүе һәм бүгенге кичәдә танылган чис­тайлылар турында күп нәрсә белүен сөйләде.
- Үзең яшәгән шә­һәрдән шундый танылган кешеләрнең чыгуын белү - горурлык хисләре уята. Башкала артистларының иҗат номерлары бик ошады, шундый кызыклы чарада булуыма шатлык хисләре кичерәм һәм оештыручыларга зур рәхмәт белдерәм.
Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова сөйләгәнчә, шундый кичә, иң элек, барлык чистайлыларны берләшергә, үз тамырларын онытмаска, алар турында истә тотарга, үз тарихларын, шәһәрнең танылган кешеләрен белергә чакыра.
Бу очрашу кичәсе генә түгел, ә югары культура кичәсе булды. Ул чистайлыларга Чистай тарихының кайбер битләрен ачарга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев