Шикле әйбергә тап булсагыз, нәрсә эшләргә?
Җәмгыять

Шикле әйбергә тап булсагыз, нәрсә эшләргә?

Республикада «Экстремизмга– юк!» айлыгы дәвам итә.

Ул милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, террорчылык һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән. Шушы уңайдан халыкның террорчылыктан якланганлык мәсьәләләрендә хәбәрдар булуы мөһим роль уйный.

Без чистайлылардан: «Шикле әйберләргә юлыккан очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген беләсезме?» – дип сорадык.

Руфия Гайнуллина, хуҗабикә: 

–    Ни кызганыч, соңгы елларда бөтен дөньяда була торган фаҗигале вакыйгалар безне игътибарлы һәм уяу булырга өйрәтте. Шикле әйберләр табылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бөтен җирдә диярлек эленеп тора һәм кешеләр, минемчә, үз һәм якыннарының куркынычсызлыгына күбрәк игътибар бирә башладылар. Балаларга без мондый очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйлибез, мәктәптә алар белән еш кына шул темага әңгәмәләр үткәрәләр. 

Александр Петров, лаеклы ялда:

– Миңа калса, шикле әйберләргә якын килергә һәм, бигрәк тә, кагылырга ярамаганлыгын күпләр белә. Бу хакта кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк. Куркынычсызлык чаралары турында балаларга кечкенәдән үк сөйләргә кирәк дип уйлыйм. 

Ильмира Кәбирова, сатучы:

– Әлбәттә, беләм. Безнең кибеттә белешмәлек эленеп тора, анда мондый очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәфсилләп язылган. Сатып алучылар да мондый күренешләргә игътибар белән карыйлар. Бер тапкыр полициягә сәүдә залында калдырылган пакет турында хәбәр иттек. Соңрак билгеле булганча, аны безнең клиент онытып калдырган булган. 

Михаил Трофимов, студент:

– Шикле әйберләр табылган очракта, тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Минемчә, бу хакта бөтен җирдә: мәгариф учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында сөйлиләр, социаль челтәрләрдә, телевизордан хәбәр итәләр. Кешеләрнең моңа колак салуы һәм, чыннан да, мондый күренешләргә карата игътибарлы булулары мөһим. Шәһәрләрнең берсендә тикшерү узганын, учреждениедә шик­ле әйберне махсус калдырганнарын ишеттем. Әмма нигәдер аңа берәү дә игътибар итмәгән. Аяныч вакыйга килеп чыгуга караганда, тиешле органнарга вакытында хәбәр итү яхшырак дип саныйм.
 


Нет комментариев