Кешенең иң зур байлыгы — аның сәламәтлеге. Аны саклау өчен һәрвакыт үзең турында кайгыртырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Без чистайлыларның үз сәламәтлекләре турында ничек кайгыртулары һәм нинди чаралар күрүләре турында сөйләштек.
Айрат Кәримов, 17 яшь:
— Мин сәламәтлегемне нык кайгыртам. Беренчедән, атнасына өч тапкыр спорт залына йөрим. Анда мин даими шөгыльләнә торган билгеле күнекмәләр планы бар. Төрле күнегүләр миңа мускулларымны, буыннарны ныгытырга ярдәм итә.
Икенчедән, мин яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне бик күп ашыйм, туклануның балансланган рационым бар, анда аксымнар, майлар, углеводлар күп. Мин спортка күп көчемне һәм энергиямне сарыф иткәнгә күрә, әлеге файдалы ризык миңа нык ярдәм итә.
Өченчедән, мин мунчага даими йөрим, организмымны чыныктыру өчен салкын су белән коенам. Саф һавада еш йөрим.
Вера Дмитриева, 42 яшь:
— Мин һәр иртәне зарядкадан башлыйм, гаилә әгъзаларын да шуңа җәлеп итәргә тырышам. Күңеллерәк һәм файдалырак булсын өчен музыка кабызам.
Мин шулай ук бар гаилә әгъзаларының туклануы турында кайгыртам, һәр көн саен менюны төрләндерергә һәм файдалы матдәләргә бай булган ризыклар белән тулыландырырга тырышам.
Ял көннәрендә балаларым һәм ирем белән шәһәр читенә, дачага барабыз. Анда бакчада безне күп эшләр көтеп тора, бигрәк тә хәзерге вакытта. Мондый физик авырлыкларны фитнес-залга барулар җиңәргә ярдәм итә.
Эш көннәрендә эштән соң без ирем белән йөреп кайтырга яратабыз, 10 мең адымнан да ким йөрмибез.
Милана Андреева, 18 яшь:
— Минем зарарлы гадәтләрем юк, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Вакытымны саф һавада үткәрергә яратам, көненә 15-20 мең адым үтәргә тырышам. Ә җәен йөгерергә яратам, бу минем иммунитетны ныгыта.
Мин интуитив туклану яклы, ягъни кайчан телим, шунда ашыйм, билгеле графикка таянмыйм, диета сакламыйм. Бүген шуның кадәр ит, шуның кадәр яшелчә, җиләк-җимеш ашарга дигән нәрсә миндә бөтенләй юк. Барысын да үзем теләгәнчә кулланам.
Әгәр дә дөрес туклану турында сөйләсәк, мин аны тотмыйм. Көн дә диярлек татлы ризыклар ашыйм, фаст-фуд һәм газлы суларны да кулланам. Әмма чаманы беләм, чөнки күп күләмдәге зарарлы ризыктан миндә аллергия башланырга мөмкин.
Моңардан тыш, елына бер тапкыр анализлар тапшырам, бу исә миңа сәламәтлегем торышына комплекслы бәя бирергә мөмкинлек бирә.
Эльвира Нәбиуллина, 78 яшь:
— Көн саен зарядка ясыйм һәм вакытымны саф һавада үткәрергә тырышам.
Мин шулай ук үземнең кан баымымны контрольдә тотам, бер-ике көн саен аны тонометр ярдәмендә үлчим.
Минем шикәрем югары, шуңа күрә диета тотам. Мәсәлән, гадәти шикәрләрне шикәр алыштыргычлар белән алмаштырам. Өч айга бер тапкыр гликированный гемоглобинга анализ бирәм. Шулай итеп, мин канымда күпме шикәр булуын белеп торам.
Радик Халиев, киокусинкай каратэ буенча тренер:
— Көн режимын һәм дөрес туклану режимын да тотарга тырышам. Үземнең рационымда кыздырылган, какланган һәм әче ризыкларны кулланмыйм.
Үзеңне әйбәт хис итү өчен 7-9 сәгать йокы кирәк. Минем начар гадәтләрем юк, язын һәм көзен иммунитетымны ныгытырга тырышам.
Мин шулай ук спорт белән актив шөгыльләнәм, бу исә миңа төрле киеренке хәлләрдән котылырга ярдәм итә. Кем әйтмешли, хәрәкәттә — бәрәкәт.
Нет комментариев