Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сабантуй күңелле мизгелләр бүләк итте

Берничә гасыр элек барлыкка килгән сабан бәйрәме күптән инде татар халкының милли бәйрәме чикләрен узып, гомумхалык бәйрәменә әйләнде.

Моны шәһәребезнең ипподромында 16 июнь көнне узган сабантуйга килүче төрле милләт халкының күп булуы янә бер кат раслады.
Шәһәрлеләр һәм авыл халкы бирегә бәйрәм башланганга кадәр үк җыела башлады, төрле мәйданнар эшләп торды. Традиция буенча кунакларны төрле милләт йортлары каршы алды, татарлар, руслар, чувашлар, крәшеннәр, таджиклар милли ризыклар белән сыйладылар, үз халыкларының иҗатын күрсәттеләр.
Бу кояш, дуслык, хезмәт бәйрәме
Сабантуйны үзәк мәйданда җырлы-биюле тамаша ачып җибәрде. Матур, күңелле бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде.
– Бүген без игенчеләрне, тер­лек­­челәрне, авыл хуҗалыгы­ның барлык тармакларында эш­ләү­че хезмәтчәннәрне данлыйбыз, хөрмәтлибез. Аларның тырыш хезмәте, фидакарьлеге хакында авылларыбыз яши, районның финанс-икътисадый хәле тот­рыклы. Безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп кыска срокларда башкарып чыктылар. Шуның ярдәмендә киләсе уңышка ныклы нигез салынды. «Закамье-Агро», «Родник», «Джукетау», «Хузенгаевское народное предприятие Чистопольское» предприятиеләрендә, Нуруллин, Мөкатдисов, Гыйниятов һәм башка исемдәге фермер хуҗалыклары механизаторлары чәчү кампаниясен оешкан төстә үткәрделәр. Бәйрәм белән! Ул сезгә кәеф күтәренкелеге, энергия һәм шатлыклар бүләк итсен, тагын да зуррак эшләргә рухландырсын, – диде Дмитрий Алексеевич.
Чистайлыларны Сабантуй белән Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да котлады. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
– Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Без сезгә ихлас күңелебездән туган җирегезнең патриотлары булганыгыз, аңа тугрылыгыгыз, җиңел булмаган, игелекле хезмәтегез өчен рәхмәтле. Сабантуй төрле халык, төрле милләт вәкилләрен берләштерә, күршеләр белән тату яшәүнең матур мисалы да ул. Әлеге бәйрәм мәрхәмәтлелек, тынычлык, уңышлар алып килсен, – диелә әлеге котлауда.
Бәйрәмгә традиция буенча күпсанлы кунаклар җыелды.Алар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков, «Татарстан – новый век»- «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР фәннәр академиясенең вице-президенты Наил Вәлиев һәм башкалар бар иде. 
Мәйданның үзәк сәхнәсендә Дмитрий Иванов һәм Рөстәм Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Фидакарь хезмәт 
өчен» Татарстан медальләре тапшырдылар. Хөкүмәт һәм муниципаль бүләкләрне районның авыл хуҗалыгы һәм оешма вәкилләре, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары алды.Бүләкләү тантанасы Сабантуй мәйданының үзәгендә дәвам итте. Көчле алкышлар астында бирегә районның алдынгы хуҗалыклары – сабан бәйрәменең төп катнашучылары – хезмәт сөючән, тыйнак авыл хезмәтчәннәре чыкты.
Уеннарсыз һәм уен-көлкесез нинди Сабантуй булсын инде?
Бәйрәм үзәк мәйданда җирле артистларның чыгышы белән дәвам итте, ә кече мәйданда күмәк күңел ачулар башланды.
Төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашырга теләүчеләрдән бар җирдә дә чиратлар төзелде. Гер спорты, армрестлинг, канат тарту, штанга күтәрү, капчык киеп, кашыкка күкәй куеп йөгерү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән ярышу (рәсемдә), таяк тартышу, сулы чиләк белән йөгерү, селкенеп торучы бүрәнәдән йөрү... Кыскасы, ярышлар бар кешегә дә җитте! 
Балалар сабан туе өчен аерым мәйданчык җәелдерелде. Биредә бала-чага  күңеле булганчы уйнады, рәхәтләнеп ял итте. Теләге булганнар сувенирлар ясау буенча мастер-классларда катнаштылар, махсус ясалган агач йорт декорацияләрендә истәлеккә фотога төштеләр. Осталар шәһәрчегендә халык кул эшләре ярминкәсе тәкъдим ителде.
– Без әлеге бәйрәмне яратабыз. Биредә һәрвакыт күңелле! Сабантуй бигрәк тә балалар күңеленә хуш килә! – дип уртаклашты тәэсирләре белән яшь әни Ирина.
– Тормыш иптәшем белән без бер Сабантуйны да калдырмас­ка тырышабыз. Күптән күрмәгән дуслар, танышлар белән очрашу үзе бер гомер! – диде Наил Закир улы.
Җилдән дә җитезрәкләр!
Ат чабышларыннан башка сабантуй буламыни соң?! Чистайлылар трибуналар тутырып ат чабышларын күзәттеләр. Батыр җайдаклар иярләгән җилдән дә җитезрәк чабыш атлары тамашачыларны сокландырып бер-бер артлы  үттеләр.
Быел чабышларда егермедән артыграк ат катнашты. Барлыгы биш чабыш булды. Ат чабышлары җиңүчеләре һәм призерлары кемнәр алар?
Ике яшьлек юртаклар:
«Лаки-страйк» исемле айгыр – Чис­тай ГЗКсы, атта йөрүче Татьяна Нугаева
«Коварная» биясе - Р.Мотыйгуллин, атта йөрүче Сергей Брагин
«Фортуна» биясе - Чистай ГЗКсы, атта йөрүче Алексей Скрипаков
Өч яшьлек юртаклар:
«Пылкий» айгыры - Чистай ГЗКсы, атта йөрүче Рамил Маликов
«Омега» биясе - Сәйфетдинов К.Г. КФХсы, атта йөрүче Алексей Сороченко
«Инстаграмма» биясе - Чистай ГЗКсы, атта йөрүче Алексей Скрипаков
Дүрт яшьлек һәм аннан да олырак юртаклар:
«Командор» айгыры - Сәйфетдинов К.Г. КФХсы, атта йөрүче Алексей Сороченко
«Поляна» биясе - «Джукетау» шир­кә­те, атта йөрүче Сергей Брагин
«Голкипер Дид» айгыры - Чистай ГЗКсы, атта йөрүче Валерий Максимов
Ун яшьлек һәм аннан да олырак юртаклар, ветераннар:
«Принсли Вертуе» айгыры - Чистай ГЗКсы, атта йөрүче Валерий Максимов
«Наган» айгыры - «Джукетау» ширкәте, атта йөрүче Владислав Сидоров
«Пилигримм» айгыры – атның хуҗасы һәм атта йөрүче Минталип Миндубаев (Алексеевск районы)
Җирле токымлы менге атлар:
«Звездочка» - хуҗа Радик Зыятдинов, атта йөрүче Руслан Зыятдинов
«Зайка»- «Луч» ширкәте, атта йөрүче Вячеслав Сорокин
«Зорька» - «Луч» ширкәте, атта йөрүче Сергей Лисин.
Батыр исеме өчен 
кискен көрәш барды
Сабантуйда спортның төп милли төре булып, әлбәттә, билбау көрәше санала. Келәм өстендә берничә сәгать дәвамында кискен көрәш барды. Сабантуй батыры исеменә ия булу өчен төрле авырлык категорияләрендә батырлар көрәште. Җанатарлар да көрәшне кызыксынып күзәттеләр.
Яшүсмерләр арасында Йолдыз поселогыннан 17 яшьлек Әмирхан Дәүләтшин төп батыр булды. Абсолют батыр исемен лаеклы рәвештә Раил Заһретдинов  яулады (90 килограммнан артыграк категориядә җиңүче). 22 яшьлек егет былтыргы уңышын кабатлады. Үз авырлык категорияләрендә призлы урыннарга лаек булганнарга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Ә ике абсолют батырга, гадәттәгечә, берәр тәкә дә бирелде.
Чистайлылар Сабантуйны колачлап бәйрәм иттеләр, көн дә матур, кояшлы булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай