Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан производстволарны киңәйтү буенча пилот проектлар турында фикер алышырга әзер»

Илебездә зур куәттәге электр җиһазларын булдыру генерацияне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, әмма бәя мәсьәләсе кискен тора

Бу хакта Казанда узган «Энергопром» форумы кысаларында энергетика буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

 

«Әмма үзебезнең җиһазларның югары бәясе мәсьәләсе бар, ул еш кына чит ил аналогларыннан югарырак һәм җитәрлек җитештерү куәтләренең булмавы үзебезнең җиһазларны җитештерү срогының артуына китерә, яңа генерация һәм челтәрләр объектларын сафка бастыру срогын озайта, – диде ул.

 

Шул ук вакытта ул Россия Президентының тармакта үзебезнең ил җиһазлары өлешен 90 процентка җиткерү бурычын куйганын искәртте.

 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан озак вакытлы эшләнмәләр кысаларында производстволарны киңәйтүгә ярдәм итү буенча пилот проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышырга әзер булуын белдерде.

Чыганак: «Татар информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев