Рәис Мостафин: «Чистайлылар үлеменең төп сәбәпләре булып кан әйләнеше системасы авырулары кала»
Җәмгыять

Рәис Мостафин: «Чистайлылар үлеменең төп сәбәпләре булып кан әйләнеше системасы авырулары кала»

Район халкын кешеләр тормышы бәрабәренә озынайту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, өлкән буынга диспансер тикшеренүләре үткәрүне күбәйтү – агымдагы елда медиклар алдына куелган төп бурычлар әнә шулар. Моның өчен нәрсәләр эшләнүе һәм нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында медицина советының киңәйтелгән утырышында сөйләнде.

Медицина советының эшендә Татарстан Республикасының сәла­мәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафин, районның структура подразделениеләре җитәкчеләре һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашты.
Үзәк район дәваханәсенең өс­тен­лекле юнәлешләр буенча эшчәнлеге­нә Рәис Мостафин бәя бирде.
Ул билгеләп үткәнчә, узган елда шәһәр һәм муниципаль район поликлиникаларын капиталь ремонтлау­да тормышка ашырылган төп проект булып Президент программасы торды.
– Татарстан Республикасы Президенты, республика сәламәтлек сак­лау министрлыгы, район җитәк­челеге ярдәме белән халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү, аның материал-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән чаралар ярдәме белән җиде амбулатор-поликлиника подразделениесе ремонтланды, – дип билгеләп үтте Рәис Роберт улы. – Шулай итеп, узган елның декабрендә ремонттан соң үзәк поликлиника, 2нче шәһәр дәваханәсе поликлиникасы, гомуми практика табибының өч филиалы, хатын- кызлар консультациясе, бактериологик лаборатория ачылды. Район авылларында медицина объектларын яңарту эшләре бара. Каргалы авылында табиб амбулатория­се, Мөслим авылында фельдшер-акушерлык пунк­ты төзелде. Амбулатория челтәрен реконструкцияләү шартларында дәвалау процессы туктатылмавын билгеләп үтү мөһим.
Баш табиб билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Чистай үзәк район дәваханәсе яңа кадрлар белән тулыланды. 2019 елның 1 гыйнварына дәваханәдә 1423 хезмәткәр эшли, шуларның 176сы - табиблар. Штатның гомуми тәэмин ителеше 77 процент, шуның 53 проценты табиблар. Килгән медицина персоналының географиясе киңәя. Чистай үзәк район дәваханәсенең кадрлары Казаннан, Ижевскидан, Лаеш һәм Аксубай районнарыннан, Свердлов өлкәсеннән килгән табиб­лар хисабына тулыланды. Бүгенге көндә районга махсус белгечлекләр буенча 22 табиб кирәк, 2016 елда шундый ук 46 табиб кирәк булган иде. Уңай үзгәрешләргә һәм яшь кадрларны җәлеп итүгә карамастан, пенсия яшендәге табиблар күп булу сәбәпле, бу кадрлар алышынуның төп сәбәбе булып тора.
Рәис Роберт улы демографик үсеш­нең статистик мәгълүматларына аерым игътибар бирде.
– 2018 елда 855 бала туды, бу 2017 ел белән чагыштырганда 27гә күбрәк. Туучы балалар саны Чистай үзәк район дәваханәсе тарафыннан бала табучылар географиясе киңәю хисабына артты, – дип ачыклык кертте баш табиб.
Демография темасын дәвам итеп, Рәис Мостафин үлем-китемнең гомуми күрсәткечләрен атады. Аңа халык санының азаюы һәм картлык тәэсир итә. Озак еллар дәвамында үлем-китемнәрнең төп сәбәбе булып кан әйләнеше системасы авырулары тора, әмма әлеге категория буенча үсештә өч хисап елы өчен 9 процентка кимү күзәтелә. Инсульттан вафат булучылар соңгы өч елда 10 процентка кимегән. Хезмәткә ярак­лы яшьтәгеләрнең үлем күрсәткече даими игътибар сорый, бу структурада йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, тышкы сәбәпләр һәм яман шеш авырулары өстенлек итә.
– Чистай үзәк район дәваханәсе халык арасында өч өстенлекле юнәлештә кисәтү эшләре алып бара: бу – диспансеризация үткәрү, вакциналаштыру һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Шулай итеп, 2018 елда 10 меңнән артык кеше диспансеризация үтте. Бу планлаштырылган халык санының 80 проценты , 2017 елда исә 8 мең кеше тикшерү узган иде, – дип билгеләп үтте докладчы. – Диспансеризация кысаларында республика онкология диспансеры белән уртак эш алып барыла. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, анда җибәрелгән пациентларда куелган диагнозның раслануы күзәтелә. 2017 елда әлеге сан 9 процент булса, 2018 елда 38 процентка якын.
Чыгышын тә­мамлап, Рәис Роберт улы 2019 елга өстенлекле мәсьәләләргә тукталды. Алар арасында төрле этап­ларда медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, кадрлар стратегиясенең ки­лә­чәккә үсеше, табиблар белән тәэмин ителешне күтәрү, диспансеризация үтүгә өлкән яшьтәгеләрне күбрәк җәлеп итү.
Авылларда медицина ярдәме оештыру турында Чистай үзәк район дәваханәсе поликлиникасының гомуми практика табиблары бүлеге мөдире Ландыш Мерсияпова сөйләде. Ул авыл халкы район территориясендә теркәлгән барлык халыкның 20 процентын тәшкил итүе турында хәбәр итте. Авыл җирлегендә балаларның аз булуы демографик хәлнең үзенчәлекләреннән берсе булып кала. Шулай итеп, 2018 елда аларның халык структурасында өлеше 12,2 процент тәшкил итте, шәһәрдә исә бу күрсәткеч 20 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта авылларда 36 фельд­шер-акушерлык пункты эшли.
– Фельдшер-акушерлык пункты­ның төп юнәлешләреннән берсе булып профилактик эшләр тора. Моның белән бәйле рәвештә 2018 елда фельд­шерларга өлкән кешеләргә диспансеризация үткәрү кысаларында тикшеренү өчен авыл халкын максималь җәлеп итү бурычы куелды. Амбулатория хезмәтенең тырыш эш нәтиҗәсе – диспансеризация үтүче өлкән кешеләр арту, ул 2017 ел белән чагыштырганда 15 процентка артты, - дип хәбәр итте Ландыш Габд­рахман кызы.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең эше буенча, шулай ук, Чистай үзәк район дәваханәсе эшенә йомгак ясады һәм киләсе елга бурычларны билгеләде. Илдар Рәзин улы Чистай үзәк район дәваханәсе коллективына көйләнгән эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм районда, гомумән алганда, респуб­ликада күрсәткечләрне уртак көч белән яхшыртырга чакырды.
Утырыш азагында медицина хезмәткәрләре бүләкләр алдылар.

 


Нет комментариев