Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспорт тапшырыла...

Яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы булды.

14 яшькә җиткән 32 яшь чистайлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документ алды. Алар билгеле вазифаларга, шулай ук хокукларга ия булган илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Бүгенге көндә әлеге егетләр һәм кызлар өчен иң мөһиме - яхшы уку, физик һәм рухи яктан үсү, үзләрен олы тормышка әзерләү. РФ гражданины паспортын аларга Россия федераль-миграцион хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Чистай районындагы бүлеге начальнигы Равил Мәзгутов, мәгариф идарәсенең тәрбия бүлеге начальнигы Гүзәл Бакирова, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Рыкалов тапшырдылар. Алар егетләрне һәм кызларны әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, матур теләкләргә ата-аналар да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев