Өч тапкыр рульгә исерек килеш утырган, судка да килмәгән. Әлеге ир-атның нервылары ныклыгына исләрең китәрлек.
Әлеге вакыйганың асылына төшенсәң, мондый хәлдә тынычлык һәм курыкмауның үрнәк алырлык нәрсә түгеллеген яхшы аңлыйсың.
Чистай шәһәр суды утырышына барысы да килде, әмма гаепләнүче генә юк иде. Судья, прокурор, адвокат үз урыннарын алдылар. Гаепләнүченең урыны буш булуга карамастан, суд үз вакытында башланды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эш буенча беренче суд утырышы 23 июльдә булды, ул шулай ук хокук бозучының үзеннән башка гына узды.
Шулай итеп, быелның 10 июнендә әлеге ират үз өендә спиртлы эчемлекләр куллана һәм үз автомобилендә Медиклар йортында урнашкан кибеткә бара. Бу хакта судья ярдәмчесе Виктория Силайчева хәбәр итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гаепләнүченең эшләре зур күләмле папкадан тора, хокук бозу очраклары аз түгел.
– 8 февральдә ул җинаять кылган өчен РФ Җинаятьләр Кодексының 244.1.маддәсендә каралган җинаять җаваплылыгына тартылган. Шул ук ират исерек хәлдә руль артына утырган. Аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү каралган, ул аны шартлы рәвештә үткән. Өстәмә рәвештә аны ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Моннан тыш ул моңа хәтле дә административ җаваплылыкка тартылган була. Анда ул беренче тапкыр юлпатруль хезмәте инспекторлары тарафыннан тоткарлана, – дип хәбәр итә Виктория Константиновна.
Җәзага тартылуына карамастан, ират исерек хәлдә машинада йөрүен дәвам иткән. Әмма бу очрак катлаулы. Ират спирт лы эчемлекне өендә куллануын яшерми, ә урындагы тикшерү нуль күрсәткечендә.
– ЮХИДИ хезмәткәрләре иратка үзәк район дәваханәсендә медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим итәләр. Ул ризалашмый, шулай итеп, ул юл йөрү кагыйдәләренең РФ ҖК 2.3.2. пунктын боза. Әлеге закон нигезендә ул тикшерү үтәргә тиеш була. Шулай итеп, җинаять эше кузатылды, – дип ачыклык кертә судья ярдәмчесе.
Суд карары чыгарыр алдыннан судья ике якның да фикерен тыңлады.
– Мин аны эзләүгә бирергә кирәк дип саныйм, – дип үз фикерен белдерде прокурор. – Утырышны кичектерергә, гаеплене килергә мәҗбүр итәргә , – диде адвокат.
Суд киңәшмә залына җыелды, шуннан соң карар кабул ителде.
– Җинаять эшен караганнан соң, суд хокук бозучы эзләүгә биреләчәге турында карар кабул итте. Карар кабул ителгәннән соң 10 көн эчендә үз көченә керәчәк, – дип нәтиҗә ясады судья.
Юл иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе агымдагы елның 7 аенда Чистай районы юлларында исерек хәлдә машина йөрткән 138 машина йөртүче тоткарлады.
Әлеге материал Юл йөрү иминлеге буенча район комиссиясе һәм Чистай шәһәр суды мәгълүматлары буенча әзерләнде.
Нет комментариев