Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Корбан чалу – Аллаһы Тәгаләгә якынаю

Корбан гаете (нәзер - бугазлау) көне – Ибраһим галәй­һиссәлләмнең нәзере буенча углы Исмәгыйльне корбан итеп бугазларга әзерләнгән көнедер.

Корбан Аллаһ Тәгаләгә якынаю ниятеннән бер хайванны суюны аңлата. Чөнки без, корбан чалып, ятим-фөкыйрьләргө, мохтаҗларга өлеш чыгарабыз. Шулай итеп, Аллаһ кушканны үтәп, без Аңа якын булырга тырышабыз. 
Корбан итен З өлешкә бүләргә мөмкин: бер өлеше – гаиләсе өчен, икенчесе туган-тумача һәм дус-ишләр өчен, өченчесе – фәкыйрьләргә, мохтаҗларга. Әгәр корбан чалучы җитешле булса, ул бар итне фәкыйрьләргә, мохтаҗларга биреп бетерә ала. Әгәр корбан чалучының балалары ишле икән бөтен итен гаиләсе хаҗәтенә тотарга мөмкин. Шулай үк күршеләре белән дә уртаклаша ала.
Тәкбир-тәшрикъ көннәре - Ибраһим галәйһиссәлләм углы Исмәгыйльне бугазлыйм дип торган заманда, Җәбраил фәрештә килеп, бугазлатмаган, Аллаһ Тәгаләнең әмере белән углы урынына бер куй китереп, шуны корбан кылырга кушкан. Шуннан соң Ибраһим галәйһиссәлләм углын азат кылып, аның урынына щул куйны корбан кылган.
Җәбраил галәйһиссәлләм куйны китергәч: «Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр», дип тәкбир әйтә. Аңа каршы Ибраһим галәйһиссәлләм: «Ләәә иләәһә илләллааһү үәллааһү әкбәр», ди. Исмәгыйль гөлөйһиссәлләм: «Аллааһү әкбәр үә лилләәһил хәмде’’, ди.
Корбан гаеге вә Гарәфә көне, төшрикъ көннәрендә имам каршында фарыз намазлар артыннан - егерме өч намаз да тәкбир-тәшрикъ әйтмәкнең хикмәте шушы Ибраһим, Исмәгыйль галәйһиссәлләм хәзрәтләренең хәлләрен хәтергә алып, аларның яхшылыкларына иярмөк өчендер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай