Керәшеннәр үзгәлекләрен саклап кала алганнар
Үзәк китапханәдә «Чистай керәшеннәренең йола җырлары» хрестоматиясен тәкъдим итү булды.
Биредә керәшен җәмәгатьчелеге вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, ансамбльләр һәм коллективлар, сәнгать мәктәбе укучылары җыелды. Хрестоматия авторлары-төзүчеләрнең берсе, Казан дәүләт консерваториясе аспиранты, Казан шәһәренең 24нче номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы Ләйсән Гыйләҗева һәм китап рецензенты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, доцент, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова дәрәҗәле кунаклар булдылар.
Ләйсән Гыйләҗева китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләде (рәсемдә).
– Хрестоматиядә 2012-2013нче елларда Казан дәүләт консерваториясенең фольклор кабинеты оештырган фольклор-этнографик экспедиция барышында җыелган Чистай керәшеннәренең йола җырлары басылды. Студент буларак, мин бу экспедициядә катнаштым. Бу минем диплом эше, алга таба – магистрлык диссертациясе өчен нигез булды. Хәзер аның буенча кандидатлык язам. Экспедиция вакытында шактый күләмдә музыкаль-шигъри материал, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мәгълүмат туплау мөмкин булды. Әмма хрестоматиягә элек беркайда да басылып чыкмаган 25 йола җыры керде, – диде Ләйсән Гыйләҗева. – Мәгълүмат бирүчеләр төрле булды, ләкин алар, нигездә, өлкән буын вәкилләре иде. Алар бала чакларын, әти-әниләренең нинди дә булса бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтүләрен, нинди җырлар җырлауларын бик теләп искә алдылар. Аларның иң өлкәне 1926 елгы иде. Ул безгә бик күп йола, кунак, туй җырларын башкарды.
Тамашачыларга «Багалмам», «Карендәш», «Сандугач» фольклор коллективлары һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучылары башкаруындагы әлеге җырларны ишетү мөмкинлеге бирелде.
Автор-төзүче шулай ук Чистай керәшен җырларының үзенчәлекле булуын билгеләп үтте.
– Биредә табигать матур, кешеләр кызыклы, мәрхәмәтле, ачык йөзле. Нинди генә йортка керсәк тә, безне һәрчак елмаеп, табын әзерләп каршы алдылар. Чистай керәшеннәренең календарь-йола җырлары сакланган: болар – Троицага, Нардуган, Май чабу бәйрәмнәренә киенеп, җырлар җырлау. Без кызыклы, бай материал туплый алдык.
Материалның үзгәлеге турында китап рецензенты Лилия Сәрвәрова да сөйләде:
– Бу җыентык Идел һәм Урал буе халыкларының музыкаль фольклоры сериясеннән беренче булды. Әлеге сериягә төрле локаль төркемнәрнең фольклоры керәчәк. Әмма аны Чистай керәшеннәре мирасыннан башлап җибәрүебез очраклы түгел, чөнки ул Татарстан Республикасының иң якты һәм яхшы сакланган гореф-гадәтләренең берсе. Иң мөһиме – яшь буын үз халкының җырларын белә һәм яратып җырлый. Биредә барлык йолалар сакланып кына калмаган, ә яшиләр дә.
Хрестоматиянең әһәмияте турында керәшеннәрнең җәмәгать оешмасы вәкиле Алексей Ефимов сөйләде.
– Хрестоматия булдыру өстендә эшләүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Зур эш башкарылган. Бу – җырларыбыздан торган беренче җыентык. Әлеге китапның әһәмияте шунда, ул безнең мәдәни мирасыбызны үсеп килүче буынга җиткерергә мөмкинлек бирә. Китап халык гореф-гадәтләренең чын хәзинәсенә әвереләчәк, – дип ассызыклады Алексей Ефимов.
Ләйсән Гыйләҗева фольклор мирас белән эшнең дәвам ителәчәген билгеләп үтте. Якын арада этнографик экспедиция үткәрү планлаштырыла.
– Моңа кадәр без студентлар белән килгән булсак, киләчәктә биредә балалар белән килергә телибез. Моңа кадәр җыелган материал нигезендә музыка мәктәбендә балалар ансамбле булдырылды. Малайлар һәм кызлар керәшен халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксыналар.
Хрестоматия йөз данә тираж белән нәшер ителә һәм бик тиз таралып та бетә. Авторлар китапны яңадан бастырып чыгарырга өметләнәләр. Өстәвенә, экспедиция барышында җыелган барлык җырлар да керәчәк зур җыентык чыгару планлаштырыла.
Хрестоматия белән танышырга теләүчеләр үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев