«Ихлас» мәчетендә ихлас эшләр
Безнең «Ихлас» мәчете Кирпеч заводы микрорайонында урнашкан.
Ел дәвамында бездә укулар бара. Биредә төрле яшьтәге кешеләр башлангыч дини белем үзләштерә. Өлкән яшьтәге хатын-кызларга Миңлегөл ханым дәресләр бирсә, кече яшьтәге балаларны яшь туташ Саҗидә укыта. Мәчет территориясендә балалар өчен уен мәйданчыгы булуның да үз хикмәтләре бар. Уен уйнарга, таганда атынырга дип килгән малай-кызлар мәчет белән дә кызыксына, алар арасында намазга йөрүчеләр булу аеруча сөендерә.
Мәчет янәшәсендә аллы-гөлле чәчәкләр тирә-якка хуш ис таратып, ямь биреп утыралар. Чәчәкләрнең кайбер төрләрен һәм куакларны депутатыбыз Насыйх Миңгалеев алып кайтты. Аларны тиешенчә матур итеп утырту өчен дизайнер чакырдык. Барысы да матур килеп чыкты.Мөгаллимәләребез, мәчеткә йөрүче кызларыбыз да чәчәкләрне утырту, аларны тәрбияләү эшендә гел ярдәм итәргә ашкынып торалар. Насыйх әфәнде безнең төп иганәчебез, мәчеткә, шулай ук инвалидларга, шәхсән үземә Казанда белемемне күтәрергә, ремонт эшләрендә ярдәм итеп тора. Илдар исемле уңган егетебез мәчеттә ремонт эшләрендә булыша. Габбас әфәнде дә матди яктан ярдәм күрсәтә иде.Мәэзиннәребез Зөфәр һәм Рәшит абый, шулай ук башкалар да динебезнең үсеше өчен чын күңелләреннән кулларыннан килгәнчә булышалар.
Менә ничә ел рәттән уку елы алдыннан күп кенә предприятие-оешмаларда, мәчетләребездә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башлана. Бу игелекле гамәлдән безнең мәчет тә читтә калмый. Иганәчеләребез акчасына аз керемле гаиләләрдәге балаларга букчалар, уку кирәк-яраклары тапшырыла. Сабыйларны сөендергән өчен Аллаһы Тәгалә бу эшләрне оештыручыларыбызны, иганәчеләребезне сөендерсен. Игелекле гамәлләрдә катнашучыларның барысына да ике дөнья рәхәте насыйп әйләсен.
Озакламый Корбан бәйрәме җитә. Мин барлык мөселман кардәшләремне ихлас күңелемнән әлеге күркәм бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Һәрбарчагызга җан һәм тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, бәхет-сәгадәтле гомер телим.
Әхмәт хәзрәт Кәримов,«Ихлас» мәчетенең имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев