Яңа ел каникулларында Казанга 200 меңнән артык турист килгән
Узган елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан башкаласында 200 меңнән артык турист булган
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, туристларның яшәү, туклану өчен һәм төрле чараларда һәм мәйданчыкларда тоткан чыгымнары 1,5 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
Шавлиашвили сүзләренә караганда, бәйрәмнәрдә шәһәр кунакханәләренең тулылыгы уртача 60 процент тәшкил иткән, ә 3 һәм 4 гыйнварда бу күрсәткеч 90 проценттан артып киткән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев